Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе укучылары республика фестивалендә катнашты

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

26 ноябрь көнне Казан шәһәре Идел буе районының балалар сәнгать мәктәбендә вокал һәм инструменталь классик музыкасы буенча «Sempre vivo» II Республика конкурс – фестивале узды. Әлеге конкурста Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан 70 укучы катнашты. Кайбыч муниципаль районы балалар сәнгать мәктәбенең Резеда Хисамова җитәкчелегендәге фортепиано бүлеге укучылары да уңышлы чыгыш ясады. Бертуган Газизә һәм Нәзилә Гыйрфановалар “Фортепиано ансамбле” номинациясендә III дәрәҗә луреат исеменә һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Адилә Гаттарова һәм Газизә Гыйрфанова шул ук номинациядә Александр Пушкин повесты буенча “Вальс” әсәрен, татар халык җыры “Тәфтиләү”не башкарып, II дәрәҗә Диплом һәм медаль белән бүләкләнделәр. Остазлары Резеда Хисамовага Рәхмәт хаты тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International