26 ноябрь көнне Кайбыч муниципаль районының “Әкият” курчак театры Казан шәһәрендә узган “Мәдәният, сәнгать, иҗат” Халыкара конкурсында катнашты. Конкурс “Сәнгатьле сүз” һәм “Театр” номинацияләре буенча үтте. Районыбызның “Әкият” курчак театры иҗади коллективы уңышлы чыгыш ясап, 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды һәм “Милли йолаларны хөрмәт иткән өчен” махсус номинациясе буенча Диплом белән бүләкләнде.