Колаңгы авылы китапханәчесе грант отты

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

Колаңгы авылы китапханәчесе Лилия Федотова Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы уздырган коммерцияле булмаган оешмаларга бюджеттан субсидия бүлеп бирү конкурсында катнашып, 350 мең сум күләмендә акчалата грант алды. Ул жюри игътибарына “Клуб: мин тормышны сайлыйм” дип аталган проектын тәкъдим итте.

2018 елда Колаңгы авылының “Ирида” күпфункцияле үзәгендә яшьләр һәм өлкәннәр составындагы “Мин тормышны сайлыйм” клубының аудиториясен киңәйтү күздә тотыла.Клубның яшь катнашучылары өлкәннәр өчен спорт волонтерлары булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International