“Гөлбакча” балалар бакчасы нәниләре китапханәгә сәяхәт кылды

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

Иске Тәрбит авылының “Гөлбакча” балалар бакчасы нәниләре китапханә дигән серле дә, сихри дә дөнья белән танышты. Авыл китапханәсенә килеп керү белән алар китаплар патшалыгына аяк басты. Китапханәче Лариса апалары балаларга төрле газет-журналлар, матур, төсле китаплар күрсәтте, аларны саклап, кадерләп тотарга кирәклеген аңлатты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International