23 – 25 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә татар-башкорт милли көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Биредә барлык районнардан иң яхшы көрәшчеләр бил алышты. Әлеге чемпионатта Кайбыч муниципаль районы данын Кече Мәме, Мәлки, кошман һәм Колаңгы ир - егетләре яклады. Кече Мәме авылыннан Владимир Токсарев иң яхшы нәтиҗәләргә иреште – 90 килограмм авырлыкта 9 урынга лаек булды.