Апаста бөтен категория халык арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестиваленең II зона этабы узды. Ярышларда 5 район катнашты: Кайбыч, Апас, Тәтеш, Буа, Чүпрәле.
Колаңгы станциясенең озак яшәүчесе-Сафина Миңнуруй Кәлимулла кызы шушы көннәрдә үзенең 90 нчы юбилеен билгеләп үтте! Юбилярны котларга район башлыгы исеменнән башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов, шулай ук "Казан мельница" ҖЧҖ филиалы директоры Рәис Газизов килде.
1 март көнне Кече Мәме авылында яшәүче Нина Дмитриевна Старшова үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, Кече Мәме авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Нина Дунаева котлады. Юбилярга озын гомер, нык сәламәтлек теләделәр.
Олы Кайбыч авылында гомер итүче Насырова Шәмсекамал Сәлах кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бүген Ябалак авылында яшәүче Камалетдинов Рәхимҗан Рәшит улы үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны район башлыгы исеменнән район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова һәм Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина котладылар. Алар Рәхимҗан Рәшит улына нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм аңа район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын тапшырдылар.
Бүген Чүти авылында яшәүче Гайнетдинова Камилә Гыйләҗ кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район башлыгы исеменнән юбилярны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фиргать Басыйров һәм өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Лилия Закирова котлады. Алар Камилә Гыйләҗевнага Россия Президенты В. В. Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын тапшырдылар, аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр.
Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч районындагы социаль яклау бүлегенең йомгаклау киңәшмәсе булып узды.
Олы Кайбыч мәктәбендә-БДИ үткәрү пунктында рус теле буенча имтихан узды. Өченче ел үткәрелә торган әлеге акциянең максаты-ата-аналарга БДИ тапшыру процедурасын максималь рәвештә күрсәтү. Акциядә районның урта мәктәпләреннән унбиш ата-ана катнашты, алар арасында район Советы Аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова да бар иде.
Бүген "Кайбыч" боз шугалагында А. В. Тарасов исемендәге «Алтын алка» яшь хоккейчылары Бөтенроссия ярышларының республика этабының финал очрашулары узды.
27 февраль көнне Казан шәһәрендә Россия мәдәният хезмәткәрләре берлегенең Татар республика комитеты президиумы утырышы узды.