ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында 2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы аена 12000 сум күләмендә билгеләнә.
 

Бүген Федоровское авылында "Кайбыч урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе һәм "Кайбыч махсус урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесенең 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча җыелыш узды.
 

2019 елның 1 мартында хакимият бинасында Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 7 нче йорт адресы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе бүлеге начальнигы урынбасары Рәзетдинов Илназ Фавасим улы гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итү 10:00 сәгатьтә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Кабинетында башлана (каб. №202).  Язылу өчен Телефон 8(84370)2-14-29

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте, тарихи көзгесе.
 


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Олы Кайбычта "Кайбыч" боз шугалагында А. В. Тарасов исемендәге «Алтын алка» Бөтенроссия яшь хоккейчылары ярышларының республика этабының беренче көне узды. Ярышларда зона ярышларында җиңүчеләр — 2006-2007 елларда туган Алексеевский, Аксубай, Балтач һәм Кайбыч районнарының хоккей командалары катнашты.
 

Бүген Олы Кайбыч авылында Апас, Буа, Югары Ослан, Кама Тамагы, Тәтеш, Яшел Үзән, Кайбыч районнары катнашында "Татарстан халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы: республиканың мәдәни-ял учреждениеләрендә ачыклау, саклау һәм актуальләштерү мәсьәләләре" темасына ике көнлек зона семинары узып бара.


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

25 февраль көнне район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә узды.


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кече Кайбыч авылында гомер итүче Ярхамова Рәзилә Хәйрулла кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина һәм ветераннар Советы рәисе Рәшит Зиннуров котлады. Алар Рәзилә Хәйрулла кызына ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр, шулай ук район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын тапшырдылар.
 

2019 елның 20 февралендә Кайбыч үзәк район сырхауханәсендә районның фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерлары киңәшмәсе узды. Җитештерү мәсьәләләре каралды. Гриппны профилактикалау мәсьәләләре буенча баш табибның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Бәхтияр Нигъмәтуллин, поликлиника мөдире Газимогомед Магомедов, участок табиб-терапевты Марат Бакаев чыгыш ясадылар.
 

20 февральдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин "Дубрава" агрофирмасының  Мөрәле, Борындык, Кече Мәме, Урсак, Кошман бүлекчәләрендә терлекләрне кышлату барышы белән танышу максатыннан булды. Терлекчелек буенча белгечләр белән очрашты. Аны «Дубрава «Агрофирмасы» җәмгыяте директоры Юрий Осипов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фиргать Басыйров озатып йөрде.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International