
1-2 март көннәрендә Апаста "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең II зона этабы узды. Ярышларда 5 район катнашты: Кайбыч, Апас, Тәтеш, Буа, Чүпрәле.
Беренче көнне катнашучылар түбәндәге нормативларны үтәделәр: 50 метрга йөзү, ятып тору урыныннан гәүдәне күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, пневматик коралдан ату, гер күтәрү, күтәрелү һәм башкалар. Икенче көнне чаңгы ярышлары узды.
Безнең команда барлык төрләрдә дә югары нәтиҗәләр күрсәтте һәм мактаулы 3 урынны яулады. Без аларны котлыйбыз!