ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Илдә иреклеләр (волонтер) елы реклама кампаниясенең өченче этабы башланды. Агымдагы елның ноябрь һәм декабрь айларында ул барлык төбәкләрдә дә узачак.

 

Борындык урта гомуми белем бирү мәктәбеннән апалы-сеңелле -  9 нчы сыйныф укучысы Айзилә Абдрахманова һәм 7 нче сыйныфтан Ләйсән Абдрахманова "Татар телендә чәчмә әсәрләр" номинациясендә "Глаголица" балалар әдәби премиясендә катнаштылар һәм берничә этапны узып Казанга чакырылдылар.

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район Советы һәм башкарма комитетының актлар залында семинарны әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Семинарда шулай ук оешма һәм учреждение җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты.

26 ноябрь көнне район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә узды.

       

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Совет аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова Галятдиновнаны  юбилее белән котлады. Ул юбилярга нык сәламәтлек, бәхет, эшләрендә уңышлар теләде, шулай ук истәлекле бүләк белән рәхмәт хаты тапшырды.
 


25
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

Надеждино авыл җирлеге хезмәткәрләре Казан шәһәрендә ел саен уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар.
 

20-21 ноябрьдә КНИТУ-КАИ базасында «Россия педагоглары: мәгарифтә инновацияләр»Бөтенроссия форумы узды. Быел форум «Киләчәк кешесе»темасына багышланган. Форумда меңнән артык мәктәпкәчә, гомуми һәм һөнәри-техник белем бирү вәкилләре катнашты. Анда Кайбыч районы мәктәпләре директорлары да актив катнашты.
 


24
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Бүген Борындык авылында яшәүче тыл ветераны Бикмуллин Галимҗан Габдулла улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилей "чәк-чәк" кафесында узды, анда Галимҗан абыйның туганнары һәм якыннары җыелган иде. Юбилярны район башлыгы исеменнән котларга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев килделәр. Рәмис Хәялиев Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлавын укыды. Ул юбилярга чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук район башлыгының бүләген тапшырды.
 

Хөрмәтле әниләребез, әбиләребез, апалар һәм кадерле сеңелләребез! Сезне Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән Әниләр көне белән ихлас котлыйм! 

2018 елның 23 ноябрендә Кайбыч үзәк район сырхауханәсендә «НАЗ» Хәйрия фонды һәм Кайбыч районы социаль яклау бүлеге ярдәме белән Әниләр көненә багышланган акция узды. Баш табиб Гөлнара Сафиуллина, баш табиб урынбасары Бәхтияр Нигъмәтуллин дәваланучы хатын-кызларны котладылар һәм чәчәкләр тапшырдылар.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International