Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин зона семинарын әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

          Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район Советы һәм башкарма комитетының актлар залында зона семинарын әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Семинарда шулай ук оешма һәм учреждение җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты.

          Исегезгә төшерәбез, зона семинары 29 ноябрьдә Олы Кайбычта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  катнашында узачак. Семинарда Кайбыч, Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тәтеш районнары катнаша.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International