20-21 ноябрьдә КНИТУ-КАИ базасында «Россия педагоглары: мәгарифтә инновацияләр»Бөтенроссия форумы узды. Быел форум «Киләчәк кешесе»темасына багышланган. Форумда меңнән артык мәктәпкәчә, гомуми һәм һөнәри-техник белем бирү вәкилләре катнашты. Анда Кайбыч районы мәктәпләре директорлары да актив катнашты.
Форум барышында масштаблы экспозиция эшләде, аның кысаларында яңа интерактив технологияләр, робототехника, уку җиһазлары, цифрлы лабораторияләр, алдынгы нәшриятларның уку әдәбияты һәм башкалар тәкъдим ителде. Аерым күргәзмә инженер белемен үстерү концепциясен тормышка ашыруга юнәлдерелгән проектларга багышланган иде.