Хөрмәтле әниләребез, әбиләребез, апалар һәм кадерле сеңелләребез! Сезне Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән Әниләр көне белән ихлас котлыйм! Бүгенге көндә без зирәклек, юмартлык, хезмәт сөючәнлек үрнәге булган хатын-кыз - анага тирән хөрмәтебезне белдерәбез. Бу бәйрәм балалар үстерүче, тәрбияләүче, алар тормышта үз юлларын тапсын өчен күп көч һәм сабырлык күрсәтүче барлык әниләргә багышлана. Без әниләребезгә тормыштагы көндәлек мәшәкәтьләре, йокысыз төннәре, эчкерсез мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерәбез. Боларның барысы бергә яшәешебезне тагын да мәгънәлерәк, бәхетлерәк итә. Районыбызда әни булуның абруен күтәрүгә, балалы гаиләләрне социаль, матди яктан кайгыртуга, гаилә традицияләрен саклауга зур игътибар бирелә. Яшь әниләргә, тәрбиягә бала алып үстерүче, ятимнәр, күп бала тәрбияләүче аналарга зур рәхмәт. Ана буларак хезмәтегез чын мәгънәсендә соклану һәм хөрмәт тудыра. Бәйрәм көнендә сезнең өчен бары изге, матур теләкләр генә яңгырасын, балаларыгыз сезне уңышлары белән сөендерсен, кайгыртучанлык күрсәтсен.
Кадерле әниләр һәм әбиләр! Сезгә сәламәтлек, иминлек, гаилә учагы җылысы, чиксез мәхәббәт, хатын-кыз бәхете телим. Һәр әнинең күңеле шат, кәефе күтәренке булсын.