Борындык урта гомуми белем бирү мәктәбеннән апалы-сеңелле - 9 нчы сыйныф укучысы Айзилә Абдрахманова һәм 7 нче сыйныфтан Ләйсән Абдрахманова "Татар телендә чәчмә әсәрләр" номинациясендә "Глаголица" балалар әдәби премиясендә катнаштылар һәм берничә этапны узып Казанга чакырылдылар.
"Глаголица" - ул иң яхшы язучыларны, шагыйрьләрне һәм тәрҗемәчеләрне сайлап алган премия генә түгел, ә Россия язучыларының тәҗрибәсен өйрәнү өчен уникаль мөмкинлек тә. 19-23 ноябрьдә «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә җиңүгә дәгъва кылучы авторлар мастер-классларда катнаштылар, анда жюри әгъзалары, заманча язучылар, шагыйрьләр, тәрҗемәчеләр, эссеистлар үзләренең профессиональ серләре белән уртаклаштылар. Аларның остазлары - Виктор Лунин, Сергей Махотин, Михаил Яснов, Тамара Крюкова, Ольга Варшавер, Надежда Ажгихина, Роберт Миңнуллин, Лилия Газизова, Анна Русс, Борис Вайнер, Галимьян Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, Рифат Салах. Бер атналык белем бирү мастер-классының нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары һәр номинациядә өчәр җиңүче сайлап алды, ә иң талантлы балалар Бәллүр каләм рәвешендәге статуэткалар белән бүләкләнде.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 24 ноябрьдә "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында узды. Җиңүчеләр арасында безнең район кызлары да бар иде. Абдрахманова Ләйсән "Татар телендә чәчмә әсәрләр" номинациясендә җиңүче булды. Ул җиңүче дипломы һәм махсус бүләк – планшет белән бүләкләнде, ә апасы Айзилә «Казан утлары» газетасында үз прозасын бастыруга хокук алды.