26 ноябрь көнне район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә узган ике атнага йомгак ясадылар, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин, Кайбыч районы үзәк сырхауханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин чыгышларын тыңладылар.
«Каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару турында» гы доклад белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев чыгыш ясады.