2018 елның 23 ноябрендә Кайбыч үзәк район сырхауханәсендә «НАЗ» Хәйрия фонды һәм Кайбыч районы социаль яклау бүлеге ярдәме белән Әниләр көненә багышланган акция узды. Баш табиб Гөлнара Сафиуллина, баш табиб урынбасары Бәхтияр Нигъмәтуллин дәваланучы хатын-кызларны шушы бәйрәм белән котладылар һәм чәчәкләр тапшырдылар.