Илдә иреклеләр (волонтер) елы реклама кампаниясенең өченче этабы башланды. Агымдагы елның ноябрь һәм декабрь айларында ул барлык төбәкләрдә дә узачак.
Россиядә волонтерлар саны 2018 ел башыннан өчтән бер өлешкә артты һәм 11 миллион кешегә җитте. Әйтик, кампаниягә кадәр илдә 7 миллион кеше үзләрен волонтерлар сыйфатында идентификацияләгән, бүгенге көндә бу сан 11 миллионга кадәр арткан, моннан тыш, хәрәкәт тарафдарлары һәм ирекле ярдәмчеләр саны 19 миллиннан 22 миллионга кадәр арткан.
Иреклелек экология, медицина, социаль ярдәм, территорияләрне төзекләндерү, башка өлкәләрне үз эченә ала. Волонтерлар 2018 елда беренче тапкыр РФ Президентының Федераль Җыенга Юлламасын, РФ Президенты Владимир Путинның "туры линия" не игълан итүне, Россия Президенты вазыйфасына керешү тантанасын оештыруда катнаштылар.