ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2018 ел
шимбә

"Кайбыч муниципаль районы гражданнар яклау идарәсе "муниципаль казна учреждениесе сезнең игътибарга җиткерә: Кайбыч муниципаль районы гражданнар оборонасы штабының, эвакуация органнарының, службаларның һәм территориаль формированиеләренең практик күнекмәләрен камилләштерү максатларында, 2018 елның 13 декабрендә «Гражданнар оборонасы штабы, эвакуация органнары, гражданнар оборонасы хезмәтләре һәм территориаль формированиеләренең эшен оештыру» темасына махсус укулар һәм 2018 елның 14 декабрендә «Гадәттән тыш хәлләр куркынычы булганда һәм килеп чыкканда Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче системасының идарә органнары һәм көчләре гамәлләре» темасына комплекслы укулар үткәрелә.
 

ВИЧ-инфекцияне һәм аның белән ассоциацияләнгән авыруларны профилактикалау буенча Бөтенроссия мәгълүмат акциясе кысаларында һәм Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан, Олы Кайбыч урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен "Яшьләр арасында ВИЧ-инфекция таралуны профилактикалау" темасы буенча лекция үткәрелде.
 

          30 ноябрь көнне татар драматургы Кәрим Тинчурин тууына 131 ел тулу һәм Казанда аның исемен йөрткән татар театрының 85 еллыгы уңаеннан, мәктәп укучылары арасында үткәрелгән республика бәйгесенә йомгак ясалды. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Ул кабызган утлар балкышы” иҗади бәйгесе җиңүчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
         


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

Район башлыгы исеменнән юбилярны район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова котлады. Ул аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләде һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын тапшырды.
 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча 30 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Болгар шәһәренең "Кол Гали" кунакханә комплексы базасында Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе тарафыннан эшләнгән программа буенча Татарстан Республикасының җитәкче составын укыту үткәрелә.
 

2018 елның 29 ноябрендә Зөя шәһәр утравында туган якны өйрәнү "Гражданнар сугышы: тарихи хәтер һәм мирас. Идел буенда Гражданнар сугышы вакыйгаларының 100 еллыгына" темасына укучыларның туган якны өйрәнү буенча төбәкара тикшеренү эшләре конкурсының финалы узды. Анда безнең районнан 3 укучы: Иске Тәрбит мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Анжелика Якимова, Федоровское мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Фирүзә Хуҗина һәм Чүтидән 11 сыйныф укучысы Динара Леонтьева катнашты. Алар әлеге конкурска үзләренең кураторлары белән бардылар. Һәр катнашучыга сертификат тапшырылды.

"Инвалидлар декадасы" кысаларында 2018 елның 3 декабрендә сәгать 08:00-16:00 «ярдәм итү» кайнар линия телефоны эшләячәк.

Кайнар линия эшендә катнашачаклар: 
- Ульянково авылының педагог - психологы, тел. 8(84370)3-11-39
- "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, тел.8(84370)2-10-93.


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Әгәр эш бирүче «конвертта» хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләсә, хезмәткәрләр бу хакта «соры хезмәт базары» юнәлеше буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына сылтама буенча күчеп хәбәр итә алалар https://uslugi.tatarstan.ru.
 

Төрле дәрәҗәдәге депутатлар, район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре партиянең җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә һәм шулай ук районның авыл җирлекләрендә  кабул итү үткәрәләр.
 

Бүген район мәдәният йортында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Чарада шулай ук зона муниципаль районнары башлыклары (Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тәтеш) һәм авыл җирлекләре башлыклары, кооператив җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International