«Бердәм РОССИЯ» партиясе оешуга 17 ел тулу уңаеннан Кайбыч районында гражданнарны шәхси кабул итү атналыгы башланды.
Төрле дәрәҗәдәге депутатлар, район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре партиянең җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә һәм шулай ук районның авыл җирлекләрендә кабул итү үткәрәләр.
16 авыл җирлегендә 36 граждан торак-коммуналь хезмәтләр, авыл хуҗалыгы һәм җир мөнәсәбәтләре , финанс-икътисадый һәм халыкны социаль тәэмин итү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте.