Бүген район мәдәният йортында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Чарада шулай ук зона муниципаль районнары башлыклары (Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тәтеш) һәм авыл җирлекләре башлыклары, кооператив җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары катнашты.
Семинарның пленар утырышы башланганчы 8 район вәкилләре кооперацияне үстерү, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру юлларын камилләштерү мәсьәләләре, шулай ук авылны социаль үстерү программаларын гамәлгә ашыру проблемалары турында фикер алыштылар.
Түгәрәк өстәлләрдән соң, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны район мәдәният йорты каршында оештырылган агросәнәгать күргәзмәсе белән таныштырды, анда фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар продукциясе, авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителде.
Семинарның пленар өлешен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. - Республикада мондый семинарлар үткәрү традициягә әверелде. Кайбыч бик яхшы әзерләнгән, искиткеч күргәзмә, анда халыкның хезмәт активлыгын алга таба үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр күрсәтелгән, - дип башлады ул семинарда катнашучыларны сәламләү сүзе белән. Күргәзмәне карап, без булдыклы халыкның файда китерә торган эш белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр эзләвен аңладык. Бездә эшләргә резервлар бар. Халыкның яшәү рәвешен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау бик мөһим,чөнки Татарстан күп милләтле республика.
Аннары кунакларны Кайбыч районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде, ул кече һәм урта бизнеста эшләрнең торышы белән таныштырды.
- Авыл хуҗалыгы авыл халкы өчен төп юнәлеш һәм керем чыганагы булды һәм шулай булып кала да. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 5 мең башка якын эре мөгезле терлек бар, шулардан 1969 савым сыерлары. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, продукция үсеше 7,5 процент тәшкил иткән. Районда 22 крестьян - фермер хуҗалыгы эшли, 4 ел эчендә республика ярдәме белән сөт юнәлешендәге 38 мини-ферма төзи алдык, - дип билгеләп үтте Альберт Илгизәрович.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика авылларында һәм районнарында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә анализ ясады. Ул эшлекле активлыкны алга таба үстерүнең торышы һәм чаралары турында сөйләде.
Аннары иң яхшы авыл җирлеге, шәхси ярдәмче хуҗалык, гаилә фермасы конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Бүләкләнүчеләр арасында Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, Кошманнан шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчесе Ренат Шәфиев, Олы Кайбычтан гаилә фермасы башлыгы Тимур Яруллин бар иде.
Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашучыларга уңышлар теләде һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде.
Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/4568767.htm