Бәрлебаш мәктәбе укучысы Татарстан Республикасы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында IV Республика конкурсында гран-при иясе

2018 елның 1 декабре, шимбә

           30 ноябрь көнне татар драматургы Кәрим Тинчурин тууына 131 ел тулу һәм Казанда аның исемен йөрткән татар театрының 85 еллыгы уңаеннан, мәктәп укучылары арасында үткәрелгән республика бәйгесенә йомгак ясалды. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Ул кабызган утлар балкышы” иҗади бәйгесе җиңүчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
           Чарада республика мәктәпләрендә белем алучы 5-11 сыйныф укучылары катнашты, алар пьесалардан өзекләр уйнап күрсәтте, монолог, җыр һәм рәсем номинацияләрендә көч сынашты. Бәйгенең максаты - Кәрим Тинчурин тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, балаларны милли театр сәнгатенә, әдәбиятка һәм җыр сәнгатенә тарту.

          Безнең районнан әлеге бәйгедә Бәрлебаш укучысы Ранис Әскәров "Спектакльдән монолог” номинациясендә гран-прига лаек булды, ә Кайбыч муниципаль районы “Р.Кәлимуллин исемендәге Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары “Спектакльдән өзек” номинациясендә 3 урынны яулады. Без аларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International