Зөя шәһәр утравында туган якны өйрәнү эшләре буенча төбәк конкурсының финалы узды

2018 елның 30 ноябре, җомга

         2018 елның 29 ноябрендә Зөя шәһәр утравында туган якны өйрәнү "Гражданнар сугышы: тарихи хәтер һәм мирас. Идел буенда Гражданнар сугышы вакыйгаларының 100 еллыгына" темасына укучыларның туган якны өйрәнү буенча төбәкара тикшеренү эшләре конкурсының финалы узды. Анда безнең районнан 3 укучы: Иске Тәрбит мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Анжелика Якимова, Федоровское мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Фирүзә Хуҗина һәм Чүтидән 11 сыйныф укучысы Динара Леонтьева катнашты. Алар әлеге конкурска үзләренең кураторлары белән бардылар. Һәр катнашучыга сертификат тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International