ВИЧ-инфекцияне һәм аның белән ассоциацияләнгән авыруларны профилактикалау буенча Бөтенроссия мәгълүмат акциясе кысаларында һәм Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан, Олы Кайбыч урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен "Яшьләр арасында ВИЧ-инфекция таралуны профилактикалау" темасы буенча лекция үткәрелде.
Чараны «Яшь Гвардия» нең Кайбыч җирле бүлекчәсе җитәкчесе Зөһрә Лотфуллина Олы Кайбыч мәктәбе администрациясе белән берлектә оештырды.
Шәфкать туташы Мария Чернова укучыларны дөньяда ВИЧ-инфекция таралу статистикасы белән таныштырды. Балалар "ВИЧ турында нәрсә белергә кирәк?" фильм карадылар, ә лекция ахырында «Риск дәрәҗәсе» уенында уйнадылар. Шулай ук укучыларга профилактик темага буклетлар, флаерлар, брошюралар таратылды.