Ульянково авылында яшәүче Пулялина Александра Михайловна үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 30 ноябре, җомга

         Район башлыгы исеменнән юбилярны район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова котлады. Ул аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләде һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын тапшырды. Юбилярны шулай ук Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова һәм ветераннар советы рәисе Нина Стерякова котлады.
         Александра Михайловна озак еллар колхозда эшләде, башта бригадада, аннары 22 ел сыер савучы.  Ире Генадий белән бергә ул җиде бала тәрбияләп үстергән.  Хәзерге вакытта улы һәм аның гаиләсе белән яши.  Бәхетле әбинең 10 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International