ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районның иң яхшы комбайнчыларына рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырды.
 

13 ноябрь көнне район мәдәният йортында җырчы, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Салават Фәтхетдиновның 30 юбилей концерты булып узды.
 


13
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстанда "Яңарту – 2018" дискуссиясенең беренче региональ этабы узды. Катнашучылар «Бердәм Россия» җирле бүлекләренең конференцияләре нәтиҗәләре буенча җыелган тәкъдимнәр буенча фикер алыштылар.
 

Бүген ТНВ-Татарстан каналында  22:10, 01:30 сәгатьтә   "Таяну ноктасы" дигән передача була. Анда Кайбыч районы вәкилләре дә катнашачак.  

Бүген Кайбыч районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды.  Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев һәм Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Рушан Тимершин комиссия составы техниканы кышкы саклауга кую торышын, машина-трактор парклары территорияләрендә тәртипне, АПК оешмаларының авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга әзерлеген бәяләде.
 

Һәр ел саен 13 ноябрьдә Бөтендөнья яхшылык көне билгеләп үтелә. Ул 1998 елда Токиода барлыкка килә, нигездә тын океан регионы илләре һәм аңа каршы булган Англия беренче тапкыр «Игелеклелек өчен Бөтендөнья хәрәкәте» исеме астында симпозиум уздыра. Соңрак аларга башка дәүләтләр дә кушыла.
 

Ел саен уздырыла торган XIX "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы 2019 елда 26-27 март көннәрендә Кайбыч муниципаль районында узачак. Фестивальдә Кайбыч, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Апас, Югары Ослан, Чүпрәле районнарыннан яшь талантлар катнашачак. Гадәттәгечә, жюри аларны вокал, хореография, конферансье, видеоклип,  иң яхшы музыка һәм текст номинацияләре буенча бәяли. 27 мартта зона этабына йомгак ясалачак, җиңүчеләр фестивальнең Казан шәһәренә суперфиналына барачак.
 


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

10 ноябрь көнне "Олимп" кафесында Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм узды. Анда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин, ветераннар һәм полиция хезмәткәрләре катнашты.
 

12 ноябрь көнне Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кулы астында эшлекле киңәшмә үтте. Анда оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты.


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

Бүген, район мәдәният йортында, районыбыз укучылары өчен, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле концерт куеп китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International