27 октябрь көнне Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында «Бердәм РОССИЯ" партиясенең Кайбыч җирле бүлекчәсе кубогына егетләр һәм ир-атлар арасында милли көрәш буенча традицион Турнир узды. Анда 8 гомуми белем бирү мәктәбеннән һәм 7 авыл җирлегеннән 60тан артык спортчы катнашты. Егетләр 8 авырлык категориясендә, ир – атлар-ике авырлык категориясендә көч сынашты. Турнирны ачу тантанасында район башлыгы, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Альберт Рәхмәтуллин да булды. Ул залда утыручыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм көрәшчеләргә уңышлар теләде.
2018 елның 6 ноябрендә Олы Кайбыч авылында яшәүче Ирек Рәшит улы Гарифуллин үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ирек Гарифуллин 17 елдан артык Кайбыч район газ-эксплуатация хезмәтендә слесарь булып эшли. Ул үз эшенең остасы. Аны шушы күркәм бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Дания Бəдертдинова тəбриклəде. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, эшендә зурдан – зур уңышлар теләде.
Мәлки авылында яшәүче Бичарина Майя Генадьевна шушы көннәрдә үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Юбилярны Район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков котлады. Ул юбилярга ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, мәхәббәт теләде һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
3 ноябрь көнне Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогында Республиканың Идел аръягы зонасы муниципаль берәмлекләре катнашында бадминтон буенча команда чемпионатының (2003 елгы һәм өлкәнрәк спортчылар арасында) һәм команда беренчелегенең (2004 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар арасында) зона этабы булып узды.
30 яшькә кадәрге мәктәп укучылары, студентлар һәм эшләүче яшьләр вәкилләре арасында коррупциягә каршы тематикага ел саен үткәрелә торган «Иҗат коррупциягә каршы» республика иҗади эшләр конкурсы башланды.
"Иреклеләр атналыгы" акциясе кысаларында «Яшь Гвардия» Кайбыч җирле бүлекчәсе җитәкчесе Зөһрә Лотфуллина, гражданнар өчен сыйфатлы медицина ярдәмен алуны өйрәнү максатыннан, үзәк район сырхауханәсенә килеп китте. Әңгәмә барышында стационар дәвалау пациентлары медицина персоналы адресына, шулай ук сырхауханә җитәкчелегенә сыйфатлы һәм профессиональ хезмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләре генә әйттеләр. Кирәк булган очракта, алар, ышаныч белән, медицина ярдәме алу өчен, әлеге медицина оешмасын тәкъдим итәр иде.
Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Координацион совет утырышы булып узды. Анда Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе вәкилләре: Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе Аппаратының социаль сәясәт идарәсе башлыгы Марина Кокоулина, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе Аппаратының социаль сәясәт идарәсенең социаль партнерлык бүлеге башлыгы урынбасары Альбина Варакина катнашты. Алар территориаль дәрәҗәдә социаль партнерларның эш тәҗрибәсе белән танышу максатыннан килделәр.
Бүген, 8 ноябрь көнне Кайбыч районында яктырту максатыннан Казан шәһәреннән "Республика Татарстан" газетасы хәбәрчеләре: Светлана Арсентьева һәм Ринат Гыйльмуллин булдылар. Алар Надеждино авылында булдылар, анда аларны Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева каршы алды. Ул аларга күпфункцияле үзәк, мәктәп буенча экскурсия үткәрде һәм авыл тормышы турында сөйләде. Кунаклар канәгать калды.
20 ноябрь көнне 9.00 сәгатьтә Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан Кайбыч муниципаль районы Олы Кайбыч иҗтимагый үзәгенең актлар залында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларның опека һәм хокуклары мәсьәләләре буенча консультация оештырылачак. Чарада катнашу өчен Кайбыч районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеге, суд приставлары хезмәте, социаль яклау бүлеге, опека һәм попечительлек бүлеге, адвокат, Татарстан Республикасы Кайбыч нотариаль округы нотариусы вәкилләре җәлеп ителәчәк.
6 ноябрьдә «Россиядә Берләшкән Милләтләр Оешмасы: 70 ел» программасы кысаларында Апас туган якны өйрәнү музеенда Апас, Кама Тамагы һәм Галия Кайбицкая исемендәге музейга Тынычлык байрагын тапшыру тантанасы узды.