10 ноябрь көнне "Олимп" кафесында Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм узды. Анда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин, ветераннар һәм полиция хезмәткәрләре катнашты.
Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән эчке эшләр министрлыгының Кайбыч бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады. Котлау һәм теләкләр белән шулай ук Кайбыч районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин чыгыш ясады.
Бәйрәм барышында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.
Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/4499647.htm