Татарстанда "Яңарту – 2018" дискуссиясенең беренче региональ этабы узды

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

          Татарстанда "Яңарту – 2018" дискуссиясенең беренче региональ этабы узды. Катнашучылар «Бердәм Россия» җирле бүлекләренең конференцияләре нәтиҗәләре буенча җыелган тәкъдимнәр буенча фикер алыштылар.

          Район дәрәҗәсендә узган дискуссиядә партиянең һәр әгъзасы һәм аның тарафдарлары катнаша алды. Иң яхшы тәкъдимнәр авторлары Казанга төбәк мәйданчыгына чакырылды. Республика партия конференциясе алдыннан барлыгы дүрт очрашу үткәрү планлаштырыла. Йомгаклау документын "Бердәм Россия" Бөтенроссия съездында формалаштыру планлаштырыла.

          "7 һәм 8 декабрьдә Мәскәүдә «Бердәм Россия» съезды узачак, анда килеп туган икътисади кыенлыклар һәм халыкның гражданлык активлыгы арту шартларында алдагы эшләребезнең стратегиясе һәм тактикасы буенча фикер алышу күздә тотыла», - дип хәбәр итте  «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

           Бүген фикер алышу кысаларында партиялеләр беренчел бүлекчәләрнең эш активлыгын арттыру, депутатларның эшен бәяләү критерийларының сыйфатын һәм партия идеологиясе нигезләре мәсьәләләрен карадылар.

           Дискуссиядә Партиянең Татарстан төбәк бүлегенең беренчел бүлекләре секретарьлары конкурсы финалисты Дания Бәдертдинова катнашты.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International