13 ноябрь көнне район мәдәният йортында җырчы, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Салават Фәтхетдиновның 30 юбилей концерты булып узды. Концертта район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев катнашты. Ул район башлыгы исеменнән Салават Зәкиевич һәм аның иҗат төркеменә искиткеч матур концерт, күтәренке кәеф, кич буе артистлар биргән иҗади атмосферасы өчен рәхмәт белдерде.
.jpg)
.jpg)