Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин иң яхшы комбайнчыларны бүләкләде

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районның иң яхшы комбайнчыларына рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырды.
Аларның арасында: 

2018 елгы бөртекле культураларны урып-җыюда югары республика күрсәткечләренә ирешкән "иң яхшы комбайнчы" конкурсы җиңүчеләре:

1) "Дубрава "агрофирмасының 3 нче филиалыннан Альберт Лазарев, ул 2869 тонна ашлык суктырган.

2) "Дубрава "агрофирмасының 2 нче филиалыннан Вячеслав Туртыгин, ул 2550 тонна ашлык суктырган.

3) "Дубрава "агрофирмасының 1 номерлы филиалыннан Илдар Шәрәфиев, ул 1490 тонна ашлык суктырган.

2018 елгы бөртекле культураларны урып-җыюда югары район күрсәткечләренә ирешкән "иң яхшы комбайнчы" конкурсы җиңүчеләре:

1) "Дубрава "агрофирмасының 3 нче филиалыннан Харис Хәбибуллин, ул 2236 тонна ашлык суктырган.

2) "Дубрава "агрофирмасының 2 нче филиалыннан Валерий Савельев, ул 2081 тонна ашлык суктырган.

3) "Дубрава "агрофирмасының 1 нче филиалыннан Айрат Сафиуллин, ул 2052 тонна ашлык суктырган.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барлык район халкы һәм республика җитәкчелеге исеменнән комбайнчыларга нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде. "Икмәк язмышын – комбайнчылар хәл итә",- диде Альберт Илгизәр улы. Ул барысына да ныклы сәламәтлек һәм уңышлар теләде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International