"Созвездие-Йолдызлык-2019" зона этабы Олы Кайбычта узачак

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

         Ел саен уздырыла торган XIX "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы 2019 елда 26-27 март көннәрендә Кайбыч муниципаль районында узачак. Фестивальдә Кайбыч, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Апас, Югары Ослан, Чүпрәле районнарыннан яшь талантлар катнашачак. Гадәттәгечә, жюри аларны вокал, хореография, конферансье, видеоклип,  иң яхшы музыка һәм текст номинацияләре буенча бәяләячәк. Гаризалар 2019 елның 1 февраленнән 21 февраленә кадәр кабул ителә.

         Тулырак мәгълүматны карау өчен түбәндәге сылтама буенча күчеп китегез: http://kaybici.tatarstan.ru/rus/sozvezdie-yoldizlik-2019.htm
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International