ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

Ел саен 12 март көнне илебездә 2010 елның 16 ноябрендә РФ Президентының 1433 номерлы указы белән расланган Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы җинаять-башкарма системасы эшчеләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көнне уздыру датасы очраклы рәвештә генә сайланмаган. 1879 елның 12 мартында Россия императоры Александр II Россиядә бердәм дәүләт җәзаларны үтәү системасын оештыруга юл ачкан төрмә департаментын булдыру турында указ игълан иткән. 

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шушы көннәрдә туган көннәрен билгеләп үткән җитәкчеләрне котлады. Болар - "Колаңгы икмәк кабул итү предприятиесе" ҖЧҖ филиалы директоры Рәис Газизов,"СКУЛАВТО" начальнигы Айрат Хәсәнов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фиргат Басыйров, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина, Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов, "Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты" гомуми бүлеге начальнигы Игорь Федотов, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, Татарстан Республикасында "Росгосстрах" агентлыгы башлыгы Рәшит Хәялиев.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов каршындагы Эшкуарлык советының үнберенче киңәйтелгән утырышы узачак. Чакырылган экспертлар һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре белән ТР Президенты һөнәри керемгә салым кертү һәм куллану нечкәлекләре турында фикер алышачак.

Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
 

8 март көнне район мәдәният йортында узган бәйрәм концертында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Илһамия Нигъмәтҗановага тантаналы рәвештә чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Илһамия Нигъмәтҗанова Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән өчен Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Анда безнең районнан да делегация катнашты.

8-март көнне, Халыкара хатын-кызлар көнендә, Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында волейбол буенча район чемпионатының чираттагы уены узды.  Әлегә чемпионатта алдагы өч елда җиңүчеләр - Иске Тәрбит авыл җирлеге волейболчылары алда бара.  Аларга Хуҗа Хәсән һәм Олы Кайбыч авыл җирлекләре командалары якынайды. Бу көнне яуланган ике җиңүдән соң чүтилеләр бишенче урынга күтәрелделәр. Волейболчыларга 30 мартта узачак тагын бер уен көне генә калды, шуннан соң плей-офф уеннарында 8 иң яхшы команда быелгы чемпионат җиңүчеләрен һәм призерларын билгеләячәк.

8-9 март көннәрендә Аксубай шәһәр тибындагы поселогында Аксубай, Әлки, Балтач һәм Кайбыч муниципаль районнарының җыелма командалары катнашында боз сарайлары булмаган авыл районнарының ир-ат командалары арасында хоккей буенча республика Беренчелегенең финал этабы булып узды. Безнең команда әлеге ярышларда беренче урынны алды һәм ТР Беренчелеге җиңүчесе булды. Без аларны ни белән котлыйбыз!
 


10
март, 2019 ел
якшәмбе

Бүген Мәлки һәм Иске Тәрбит авылында Масленицаны бәйрәм иттеләр.  Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты, ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады.
 

28 февральдән 3 мартка кадәр Түбән Новгород шәһәрендә илнең иң көчле спортчылары катнашында юниорлар арасында бадминтон буенча Бөтенроссия турниры узды. Татарстан җыелма командасы составында Федоровское авылыннан спорт мастерлыгына кандидат Полина Григорьева чыгыш ясады һәм бу турнирда ялгыз разрядта җиңү яулады. Без аны шуның белән котлыйбыз һәм яңа спорт уңышлары телибез!
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International