Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шушы көннәрдә туган көннәрен билгеләп үткән җитәкчеләрне котлады. Болар - "Колаңгы икмәк кабул итү предприятиесе" ҖЧҖ филиалы директоры Рәис Газизов,"СКУЛАВТО" начальнигы Айрат Хәсәнов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фиргат Басыйров, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина, Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов, "Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты" гомуми бүлеге начальнигы Игорь Федотов, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, Татарстан Республикасында "Росгосстрах" агентлыгы башлыгы Рәшит Хәялиев.
Альберт Илгизәр улы аларга эшләрендә һәм тормышта уңышлар теләде.