9 март көнне Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында укучылар Спартакиадасы кысаларында чираттагы ярышлар узды. Бу көнне 10 гомуми белем бирү мәктәбеннән яшь бадминтончылар 2007-2008 елгы малайлар һәм кызлар арасында, шулай ук 2009 елгы һәм аннан да яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында иң яхшыларны билгеләделәр.
Әлеге истәлекле көнне Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Евдокия Ивановнаны юбилее белән котлады. Ул ветеранга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның котлау хатын, шулай ук шәхсән үзе исеменнән бүләк тапшырды. Аңа нык сәламәтлек, озын гомер һәм күңел көрлеге теләде.
6 март көнне район мәдәният йортында ,8 Март бәйрәменә багышланган "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсы җиңүчеләре катнашында чара узды.
Бүген "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнында ел саен үткәрелә торган Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган хатын-кызлар арасында йөзү буенча шәхси-команда турниры узды. Ярышларда район оешмалары, учреждениеләре, предприятиеләре һәм авыл җирлекләре йөзүчеләре катнашты. Ярышлар ике яшь категориясендә, шулай ук эстафетада узды.
6 март көнне Югары Ослан районында Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә республикакүләм һөнәри осталык конкурсының зона этабы узды. Безнең районнан 2 педагог-оештыручы, 2 сыйныф җитәкчесе һәм 1 педагог-психолог катнашты.
Хөрмәтле гүзәл затлар! Сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбриклим. Ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, бөтен изге эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар телим!
6 март көнне Казан федераль университеты каршындагы Лобачевский исемендәге лицей укучылары Кайбыч картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Балалар интернат-йортта яшәүчеләр өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты оештырдылар.
4 март көнне, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, "Беркем дә бәйрәм көнендә онытылмаган" акциясе кысаларында Надеждино авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе, китапханә методисты белән берлектә, Кичкеево авылында ялгыз яшәүче пенсионерларның өйләренә барып, аларга татлы күчтәнәчләр тапшырдылар. Алар чын күңелдән аларны язгы матур бәйрәм белән котладылар, нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар теләделәр. Шулай ук бу көнне Надеждино авылында яшәүче хатын-кызларны да котладылар.
8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган Кайбыч районы оешмалары, муниципаль учреждениеләре һәм авыл җирлекләре хатын-кызлар командалары арасында йөзү буенча шәхси-команда беренчелеге узуга бәйле рәвештә, сезне Олы Кайбыч авылының «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында 2019 елның 7 мартында узачак турнирда катнашырга чакырабыз.
Узган шимбәдә Надеждино авыл җирлеге пенсионерлары ветераннар Советы рәисе Елена Афанасьева инициативасы белән, китапханә хезмәткәре Валентина Туртыгина белән берлектә Цивильск шәһәренең хатын-кызлар монастыренә бардылар.