Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов каршындагы Эшкуарлык советының үнберенче киңәйтелгән утырышы узачак. Чакырылган экспертлар һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре белән ТР Президенты һөнәри керемгә салым кертү һәм куллану нечкәлекләре турында фикер алышачак.
Утырышта безнең районнан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашачак.
Утырыш 14.00 сәгатьтә башлана.