Полина Григорьева-бадминтон буенча Бөтенроссия турниры җиңүчесе

2019 елның 10 марты, якшәмбе

          28 февральдән 3 мартка кадәр Түбән Новгород шәһәрендә илнең иң көчле спортчылары катнашында юниорлар арасында бадминтон буенча Бөтенроссия турниры узды. Татарстан җыелма командасы составында Федоровское авылыннан спорт мастерлыгына кандидат Полина Григорьева чыгыш ясады һәм бу турнирда ялгыз разрядта 1 урынны яулады. Без аны шуның белән котлыйбыз һәм яңа спорт уңышлары телибез!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International