ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Кайбыч муниципаль район Советының оештыру бүлеге баш белгече Абзалова Зөлфия Вил кызы үзенең туган көнен билгеләп үтә. Аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләде, шулай ук йөзү бассейнына абонемент белән котлау открыткасын тапшырды.


12
март, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе хәбәр иткәнчә, мөрәҗәгать итүче үз күчемсез мөлкәт объектының кадастр бәясе белән килешмәсә, ул аны судта яисә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча комиссиядә бәхәсле дип игълан итә ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, физик затлар тарафыннан дәгъва белдерү өчен судта кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләрен билгеләү өчен комиссиягә алдан мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел. Юридик затлар өчен судка кадәр тәртипне үтәү мәҗбүри.
 

Шушы көннәрдә Салтыган авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Жиркова Евдокия Степановна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады. Ул Евдокия Степановнага Россия Президенты В. В. Путинның котлау хатын, шулай ук район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген тапшырды, аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Шулай ук юбилярны Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова котлады.

12 март көнне Венера Сафиуллина җитәкчелегендә булган «Әкият» курчак театры Федоровское авылының картлар һәм инвалидлар интернат-йорты өлкән кешеләре өчен әкият бүләк итте.

"Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм итү фонды" коммерциячел булмаган микрокредит компаниясенең Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районындагы төбәк вәкиле итеп Гаранина Ләйсән Касым кызы билгеләнде.
 

Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар  күзәтчелеге идарәсенең территориаль бүлеге ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын  яклау көне алдыннан  кулланучылар хокукларын яклау буенча “кайнар линия” эшен оештырды.

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов белән берлектә төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карады.
 

Шушы көннәрдә Иске Чәчкаб авылында яшәүче Вәлиәхмәтова Сания Сәлим кызы 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады. Ул аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды. Сания Сәлимовнаны шулай ук Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин һәм Иске Чәчкаб төп мәктәбе директоры Айдар Хәсәнов та котлады.
 

Татарстанда  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләренә  минераль ашламалар  сатып  алуга  максатчан  бюджет акчалары  бирелә. Бу  акчаларны  бер гектар чәчүлек мәйданына кимендә 30 кг минераль ашлама туплау турында документлар тапшырган очракта гына алырга мөмкин булачак, дип искәртә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.  

Проектның  төп  яңалыгы    азык-төлек  иминлеге  күрсәткечләрен  исәпләү  методикасын  үзгәртүдән гыйбарәт.   Аны бәяләү  өчен  гомуми  эчке базар  күләмендә  үзебезнең  җитештерүнең  чагыштырма  күләме  урынына  үз-үзен  тәэмин итү күрсәткечен  кулланырга  тәкъдим  ителә.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International