8 март көнне, Халыкара хатын-кызлар көнендә, Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында волейбол буенча район чемпионатының чираттагы уены узды. Әлегә чемпионатта алдагы өч елда җиңүчеләр - Иске Тәрбит авыл җирлеге волейболчылары алда бара. Аларга Хуҗа Хәсән һәм Олы Кайбыч авыл җирлекләре командалары якынайды. Бу көнне яуланган ике җиңүдән соң чүтилеләр бишенче урынга күтәрелделәр. Волейболчыларга 30 мартта узачак тагын бер уен көне генә калды, шуннан соң плей-офф уеннарында 8 иң яхшы команда быелгы чемпионат җиңүчеләрен һәм призерларын билгеләячәк.