Бүген Мәлки һәм Иске Тәрбит авылында Масленицаны бәйрәм иттеләр. Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты, ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады.
Бәйрәм иҗат коллективлары чыгышы белән дәвам итте. Бәйрәм кунаклары өчен конкурслар, халык уеннары, бию – әйлән-бәйлән оештырылды. Шулай ук барлык теләүчеләр дә Масленицаның традицион ризыклары – тәмле коймак һәм кайнар чәй, шулай ук пылау белән сыйлана алдылар. Ә бәйрәмнең кульминациясе булып салам карачкы яндыру булды.
Шундый ук чаралар районның барлык авыл җирлекләрендә дә узды.