ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кушуы буенча Кайбыч районының авыл җирлекләрендә экологик өмәләр башланды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чаралар расланган план буенча уза, анда һәр территориягә җаваплы затлар һәм аларның башкаручылары беркетелгән. Өмәләр кысаларында административ биналарга, җәмәгать урыннарына, авыл зиратларына, обелискларга һәм һәйкәлләргә, шулай ук автомобиль юллары, оешма һәм предприятиеләр, йорт яны биләмәләре буенда чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү планлаштырыла.
 

Бүген ТР Дәүләт Советының кече залында "муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.
 

12 апрельдә хезмәт мәсьәләләре буенча халык өчен "Кайнар линия" эшли башлаячак. Аның кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе хезмәткәрләре гражданнарга хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр. "Кайнар линия" телефоны (843) 236-00-71  9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
 

Ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр Татарстанда санитар-экологик икеайлык игълан ителә. Оешма җитәкчеләре катнашында чираттагы планеркада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аны тиешле дәрәҗәдә үткәрү бурычын куйды.
 

Бүген "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында Кайбыч районы башлыгы призларына өстәл теннисы буенча район турниры узды. Турнирда 3 оешма һәм 11 авыл җирлеге катнашты.
 

2019 елның 10 апрелендә Е. Г. Тутаев исемендәге Федоровское урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында укучыларның «ЭКОЛОГиЯ» III Региональ фәнни-гамәли конференциясе узды.
 


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Буа шәһәрендә муниципаль иҗтимагый советлар әгъзалары һәм экспертлары өчен семинар-тренинг узды. Семинарда безнең районнан район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, иҗтимагый совет рәисе Артур Акрымов, иҗтимагый совет секретаре Любовь Русова катнаштылар.
 

29 марттан башлап ана капиталы программасына гаиләнең торак шартларын яхшырту чаралары белән эш итүгә кагылышлы төзәтмәләр үз көченә керде.
 

Апрель-май айларында Россия Федерациясенең бөтен регионнарында да "Чиста ил" партия проекты кысаларында үтәчәк "Бердәм Россия" өмәләрендә 900 меңнән артык кеше, шул исәптән 31 мең "Бердәм Россия" депутатлар корпусы вәкиле катнашыр дип көтелә. Бу хакта партпроектның федераль координаторы, Дәүләт думасының Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе Владимир Бурматов хәбәр итте.

6 апрель көнне Чуваш Республикасының Урмай авылында "Урмай-Зәлида" Халыкара төрки дөнья традицион мәдәнияте фестивале узды. Фестивальдә «Авыл Денс» бию коллективы лаеклы чыгыш ясады.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International