Олы Кайбычта өстәл теннисы буенча турнир узды

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

          Бүген "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында Кайбыч районы башлыгы призларына өстәл теннисы буенча район турниры узды. Турнирда 3 оешма һәм 11 авыл җирлеге катнашты.

          Нәтиҗәдә, оешмалар арасында беренче урынны Совет-Башкарма комитеты командасы, икенче урынны Эчке эшләр бүлеге, өченче урынны район үзәк сырхауханәсе яулады.
          Гомуми зачетта җиңүне Чүти авыл җирлеге теннисчылары яулады. Икенче-өченче урыннарны Иске Тәрбит һәм Кошман авыл җирлекләре командалары яулады.

          Җиңүчеләрне һәм призерларны район башлыгы исеменнән "Форпост" үзәге директоры Юрий Михайлов котлады. Җиңүчеләргә Кубок, истәлекле медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Калган призерлар медальләр, дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International