Кайбыч районында "ЭКОЛОГиЯ" укучыларның III Региональ фәнни-гамәли конференциясе булып узды

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

            2019 елның 10 апрелендә Е. Г. Тутаев исемендәге Федоровское урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында укучыларның «ЭКОЛОГиЯ» III Региональ фәнни-гамәли конференциясе узды. 
            Конференциядә гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныф укучылары һәм аларның җитәкчеләре катнашты. Анда Апас, Югары Ослан, Тәтеш һәм Кайбыч муниципаль районыннан 37 мәктәп укучысы үзләренең тикшеренү эшләрен якладылар.

            Җиңүчеләр һәм призерлар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының грамоталары белән бүләкләнделәр, конференциядә катнашучыларның барысы да катнашучы сертификатлары алдылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International