Районның авыл җирлекләрендә экологик өмәләр башланды

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

          Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кушуы буенча Кайбыч районының авыл җирлекләрендә экологик өмәләр башланды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чаралар расланган план буенча уза, анда һәр территориягә җаваплы затлар һәм аларның башкаручылары беркетелгән. Өмәләр кысаларында административ биналарга, җәмәгать урыннарына, авыл зиратларына, обелискларга һәм һәйкәлләргә, шулай ук автомобиль юллары, оешма һәм предприятиеләр, йорт яны биләмәләре буенда чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү планлаштырыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International