ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

ТР ФМ Казначылык Департаментының Кайбыч районы территориаль бүлеге җитәкчесе Гыймранова Фидания Бәхетгәрәй кызы лаеклы ялга китте. Яңа җитәкче итеп Шәймәрданова Эльвира Рәшит кызы билгеләнде.  Билгеләнгәнче Кайбыч муниципаль районы Финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге начальнигы булып эшләде.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. Утырыш «Казан ЭКСПО» мәйданчыгында узды һәм «2018 ел йомгакларыһәм 2019 елга бурычлар буенча Татарстан Республикасының Энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга багышланган иде.

11 апрель көнне Олы Кайбыч авылында "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында авыл җирлекләре, оешмалар һәм учреждениеләр арасында район оешуга 28 ел һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча район ярышлары узачак. Команда составы - 2 ир-ат һәм 1 хатын-кыз. Ярышлар сәгать 9:00 да башлана.

Бүген социаль яклау бүлеге һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре экологик икеайлык кысаларында Җиңү һәйкәле янында территорияне кардан чистарту эшләрен башкардылар.  Мондый чаралар атна саен район оешмалары һәм учреждениеләре белән үткәрелә.

12 апрель көнне Кошман авылы мәдәният йортында педагогик коллектив катнашында "Машина, машина, җитте минем башыма" спектакле булачак. Башлана 19:00 сәгатьтә. Керү ирекле.
 

Татарстанда "Тоталь диктант" халыкара белем бирү акциясендә катнашуга теркәлү башланды. Сайтта теркәлү өчен сылтама аша күчегез totaldict.ru/kazan/.
 


9
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Кайбыч сәнгать мәктәбендә күренекле шагыйрә, драматург, прозаик, публицист, С. Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, ТР язучылар һәм журналистлар берлеге әгъзасы Айгөл Әхмәтгалиева белән иҗади очрашу узды. Әлеге очрашуны үзәк китапханә хезмәткәрләре балалар китапханәсе белән берлектә оештырдылар.

Айның һәр беренче сишәмбесе музейга бушка кер!
Барлык дәүләт музейлары, шулар исәбенә керүче Галия Кайбицкая исемендәге музейга да һәм музей-тыюлыкларга да, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы боерыгы нигезендә  бушлай керү көне билгеләнде. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте:  «2019 елның апреленнән башлап, айның һәр беренче сишәмбесендә дәүләт музейларына һәм музей-тыюлыкларга керү барлык кешеләр  өчен дә  бушлай булачак. Әлеге чара ел ахырына кадәр тормышка ашырыла  һәм республика кунакларын һәм халкын музейларга җәлеп итәргә тиеш. Ел ахырында үзгәрелешләргә йомгак ясалачак һәм, нәтиҗә уңай булган очракта,  тәҗрибәне киңрәк кулланырга мөмкин».
          

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте. Район башлыгына мөрәҗәгать итү нигездә җир характерындагы мәсьәләләргә кагылды. Кабул итүгә 7 кеше язылды. Аларның барысына да аңлатма бирелде.
 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсендә дәүләт урман реестрында һәм күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында каршылыкларны бетерү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International