"Урмай-Зәлида" төрки дөнья традицион мәдәнияте халыкара фестивале

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

          6 апрель көнне Чуваш Республикасының Урмай авылында "Урмай-Зәлида" Халыкара төрки дөнья традицион мәдәнияте фестивале узды. Фестивальдә «Авыл Денс» бию коллективы лаеклы чыгыш ясады. «Авыл Дэнс» бию коллективы (җитәкчеләре Аблязова Рамилә һәм Фәйзуллин Алгиз) «Милли фольклор-хореография башкаруы» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

          Җиңүегез белән котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар телибез.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International