"Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" республика конкурсы җиңүчеләре

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

          Бүген ТР Дәүләт Советының кече залында "муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.

        «Муниципаль берәмлек органының иң яхшы җитәкчесе - муниципаль берәмлек Профсоюзының социаль партнеры» номинациясендә җиңүче булып Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин танылды. Аңа Диплом һәм акчалата премия тапшырылды;

        "Икътисад, финанслар һәм муниципаль милек» номинациясендә Финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова җиңүче булды;

       «Авыл, шәһәр муниципаль берәмлеге органының иң яхшы җитәкчесе» номинациясендә Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнде;
       «Авыл җирлеге эшчәнлегендә «Электрон хуҗалык кенәгәсе» мәгълүмати-аналитик системасын нәтиҗәле файдалану» номинациясендә Мөрәле авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Гүзәлия Гыйбадуллина Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

         Конкурста җиңүчеләрне котлыйбыз һәм аларга сәламәтлек һәм муниципаль идарә өлкәсендә яңа уңышлар телибез.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International