ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2015 ел
чәршәмбе
Узган якшәмбе базарында район социаль яклау бүлеге китапханә хезмәткәрләре һәм волонтерлар белән берлектә «Гаилә ярдәмгә мохтаҗ гаиләгә ярдәм итә» акциясен үткәрде.
Татарстан Президенты сайлауларында катнашырга ниятләгән татарстанлыларның 82 проценты бүген үк үз тавышын Рөстәм Миңнеханов өчен бирергә әзер.

18
август, 2015 ел
сишәмбе
Явып торган яңгырлар игенче-механизаторларга урып-җыюны тулы көчкә алып барырга комаучауласа да, алар аяз көннең һәр минутын нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша.

17
август, 2015 ел
дүшәмбе
Иске Чәчкаб авылында яшәүче Зиннәтулла Заһидуллинга әле шушы көннәрдә генә 95 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килде. Ул ветеранга Россия Президенты Владимир Путинның юбилярга атап язган котлау хатын һәм үз бүләген тапшырды.
Республика буенча машинада сыер саву алдынгылары ачыкланды. Фирая Бикбова – Кайбыч районы “Яңа юл” ПККХ - рейтингның икенче ятрысында 213 көн эчендә бер сыердан 4,3 – 5 тонна сөт сауган алдынгы операторлар арасында
Татарстан Республикасы яшьләр җыелма командасы кичә, 17 август көнне, Саратов шәһәренә  китте. 

Борындык мәктәбе укучысы, бадминтон буенча төрле югарылыкта узган бәйгеләр җиңүчесе Адилә Хөснетдинова республиканың иң көчле бадминтончылары белән Казахстаннан кайтты.

Татарстан Республикасының Бадминтон федерациясе 1-12 августта укыту-өйрәнү җыены үткәрде һәм аның кысаларында Уфа, Чиләбе дә, Казахстанның Кустанай шәһәрләрендә иптәшләрчә очрашулар узды. Соңыннан Кустанайдагы Боровое поселогында тренировкалар оештырдылар. Безнең Адилә дә иң көчле тренерлар кул астында шөгыльләнде. Ул шулай ук Уфа, Чиләбе, Кустанай шәһәрләреннән килгән яшьтәшләре белән иптәшләрчә уеннарда катнашты. Хәзер Адилә беренче космонавт Юрий Гагарин кубогына 17-21 августта Саратов шәһәрендә узачак Бөтенроссия ярышларында катнашырга әзерләнә.


15
август, 2015 ел
шимбә
Бүген «Йолдызлы десант» палаткалы лагереның Питрәч районында оештырылган икенче сменасы төгәлләнде.

15 август көнне Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җирлек башлыклары, район оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында киңәшмә уздырды.


14
август, 2015 ел
җомга
Кошман авылы китапханәсендә «Солдат хатлары» акциясендә актив катнашкан пенсионерлар белән очрашу үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International