Ярминкә барышында Спорт сарае каршында урнашкан спас мәйданчыгында халык хор төркемнәре, балалар бию мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр дә чыгыш ясады. Әлеге чарада безнең районнан «Җимерелмәс дивар» дип исемләнгән яшьләр төркеме, җитәкчеләре Надежда Ермолаева, педагог Алена Губеева, методист Александр Бичарин да катнашты. Аларның барысы да үзләренең эчтәлекле чыгышлары өчен Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга да күргәзмә-ярминкә җитәкчелеге сәнгатьне үстерүдә күрсәткән ярдәме өчен Мактау кәгазе тапшырды. Ахырдан чарада катнашучылар өчен Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы буйлап экскурсия үткәрелде.