Кайбычта “Гаилә ярдәмгә мохтаҗ гаиләгә ярдәм итә” акциясе үтте

2015 елның 19 августы, чәршәмбе

Узган якшәмбе базарында район социаль яклау бүлеге китапханә хезмәткәрләре һәм волонтерлар белән берлектә «Гаилә ярдәмгә мохтаҗ гаиләгә ярдәм итә» акциясен үткәрде.

Ярдәмгә мохтаҗ балаларга мәктәпкә җыенырга булышу максатыннан оештырылган әлеге акция кысаларында үз балаларына мәктәп кирәк-яраклары һәм кием-салым алучылар чит балаларга да өлеш чыгарды. Шулай ук махсус куелган тартмага акча да җыелды. Әлеге акчага  мохтаҗ балаларга уку-язу әсбаплары алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International