Борындык кызы Адилә Казахстаннан кайтты

2015 елның 17 августы, дүшәмбе

Борындык мәктәбе укучысы, бадминтон буенча төрле югарылыкта узган бәйгеләр җиңүчесе Адилә Хөснетдинова республиканың иң көчле бадминтончылары белән Казахстаннан кайтты.

Татарстан Республикасының Бадминтон федерациясе 1-12 августта укыту-өйрәнү җыены үткәрде һәм аның кысаларында Уфа, Чиләбе дә, Казахстанның Кустанай шәһәрләрендә иптәшләрчә очрашулар узды. Соңыннан Кустанайдагы Боровое поселогында тренировкалар оештырдылар. Безнең Адилә дә иң көчле тренерлар кул астында шөгыльләнде. Ул шулай ук Уфа, Чиләбе, Кустанай шәһәрләреннән килгән яшьтәшләре белән иптәшләрчә уеннарда катнашты. Хәзер Адилә беренче космонавт Юрий Гагарин кубогына 17-21 августта Саратов шәһәрендә узачак Бөтенроссия ярышларында катнашырга әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International