Татарстан Президенты сайлауларында катнашырга ниятләгән татарстанлыларның 82 проценты бүген үк үз тавышын Рөстәм Миңнеханов өчен бирергә әзер.
Татарстанда 13 сентябрьдә булачак бердәм сайлау көненә санаулы көннәр генә калганда КФУ каршында оешкан Иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советы җәмәгатьчелек фикерен белеште. “Иҗтимагый фикер – Татарстан” фонды белгечләре тарафыннан августның беренче яртысында үткәрелгән сораштыруларның нәтиҗәләренә караганда, Татарстан Президенты сайлауларында кайсы кандидатка тавыш бирәчәген үзе өчен инде хәл иткән кешеләрнең 81,6 проценты Рөстәм Миңнеханов яклы булуларын белдергән. Ә КПРФның Татарстандагы лидеры Хафиз Миргалимов өчен сораштыруда катнашучыларның 2,9 проценты, ЛДПР вәкиле Руслан Юсуповка – 1,2 проценты, “Справедливая Россия” партиясенең төбәк бүлеге рәисе Рушания Бильгильдеева өчен 1,6 проценты тавыш бирергә ниятләгән. 2,8 процент бүтән кандидатура күрергә теләгән. Сайлаучыларның 8,5 проценты “тавыш бирүдә катнашмас идек”, 1,6 проценты “бюллетеньне бозар идек” дип җавап биргән.
Бөтен кандидатлар арасында иң түбән “антирейтинг” Рөстәм Миңнехановта: аның өчен тавыш бирергә теләмәүчеләр 3 проценттан да азрак. Башка кандидатларның “антирейтингы” күпкә югары: Хафиз Миргалимовныкы – 15,6 процент, Рушания Бильгильдееваныкы – 20,8 процент. Сайлаучыларның 40 проценты “Сез кайсы кандидатка бернинди шартларда да тавыш бирмәячәксез?” дигән сорауга җавап бирергә авырсынган. 29 процент исә “андый кандидатура юк” дигән.
Мәглүм булганча, бердәм сайлау көнендә Татарстанның муниципаль берәмлекләре вәкаләтле органнарына депутатлар да сайланачак. Әмма халык бу тема белән әлләни кызыксынмавы ачыкланган. Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, сайлаучыларның күпчелеге республиканың муниципаль берәмлекләре вәкаләтле органнарына сайланачак кандидатлар белән таныш түгел диярлек: сораштыруда катнашкан кешеләрнең 66 проценты “бу хакта бернәрсә дә белмәвен”, тагын 6,4 процент бу “аларны кызыксындырмавын” белдергән. Бары тик 4,2 процент кына үз кандидатлары турында белүен, ә 17,6 процент “алар турында нәрсәдер ишетүен” әйткән.